«Пуля тиеп үлми геройлар, мәңге тере, мәңге сау алар”

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

1941 – 1945 нче еллар. Бөек Ватан сугышы. Бу сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы һәм бәйсезлеге, киләчәк буыннарның тынычлыгы һәм бәхете өчен 1418 көн буена авыр, канлы сугыш алып барды.

Гитлерчылар шәһәр - авылларны, завод – фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап һәм җәзалап, илебезгә зур бәла – каза китерделәр. Совет халкы,  дошманнан үч алу өчен, илне саклаучылар сафына басты. Солдатлар батырларча тордылар, күкрәкләре белән дошман дотлары амбразураларын капладылар, очучылар һәм танкистлар, уйлап та тормастан, таранга бардылар. Тоташ ут стенасы аша атакага ташланучылар да, бертуктаусыз снарядлар шартлаганда күпер төзүчеләр дә, элемтә сузучылар да– барысы да геройлар иде. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен             7 миллионнан артык кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде,  11 меңнән  артык сугышчы (татар халкының иң кыю ул – кызларыннан 200дән артыгы) Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Советлар Союзы Геройлары арасында Сарман районыннан Казаков Александр Афанасьевич булуы белән без горурланабыз.

Казаков Александр Афанасьевич 1917 елда Сарман районы, Александровка авылында туган. Милләте рус. 1938 – 1940 елларда һәм 1941 елның – армиядә, пехота училищесын тәмамлый. 1938 – 1940 елларда һәм 1941 елның июненнән – армиядә, пехота училищесын  тәмамлый. Бөек Ватан сугышында 1941 елның 26 июненнән алып катнаша. Өлкән лейтенант, 787 нче укчылар полкында батальон командиры (222 нче укчылар дивизиясе, 33 нче армия, 2 нче Белоруссия фронты). Смоленск янындагы сугышларда катнаша, Беларуссия җирләрен дошманнан азат итә.

1945 елның 24 мартында Дошманның оборонасын өзүне оештырганы, Проня һәм Днепр елгаларын кыска вакытта кичеп чыгып плацдарм биләгәне, каты бәрелеш вакытында аны саклап калганы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

1950 елның 11 июлендә юл һәлакәтендә вафат була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International